“Эзләнү эшчәнлеге укучыларга экологик тәрбия бирүдә аерым роль уйный”. Яр Чаллыда Татарстан укучылары фәнни дисциплиналар буенча үз проектларын тәкъдим итте.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Экология елы кысаларында Автошәһәрдә 5-8 сыйныф укучыларының “Ломоносов укулары” VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан укучылары өчен Яр Чаллының Шәһәр балалар экология-биология үзәге эзләнү мәйданчыгы булды. 250дән артык бала фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну белдергән һәм конкурска үз проектларын тәкъдим иткән. Конферецияне ачканда, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Алар эзләнү эшчәнлегенең балаларга экологик тәрбия бирүдә аерым роль уйнаганлыгын билгеләп үтте: балаларның әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксынуын, табигый фәннәр дисциплиналарына иҗади якын килүне үстерә, шәхси сыйфатларны үстерүдә булыша.  Эзләнү эшләрен укучылар 11 секциядә тәкъдим итте: экология, биология һәм сәламәтлек саклау, психология һәм педагогика, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика һәм техник иҗат, химия, тарих һәм туган якны өйрәнү, рус филологиясе, татар филологиясе һәм туган якны өйрәнү, роман-герман  филологиясе. “Экология” һәм “Биология һәм сәламәтлек саклау” секцияләрендә тәкъдим ителгән проект эшләре аерым игътибарга лаек булды. Эзләнүләр ылыслы агачларның шәһәр тормышындагы роленә, чишмә суының экологик хәлен бәяләүгә, газлы эчемлекләрнең кеше организмына тәэсиренә багышланган иде. Укучыларның табигать саклау буенча эшләре Кама буе ТИ инспекторлары күзеннән читтә калмады. Экологлар фикеренчә, эшләр яңалыклары, иҗади һәм актуаль булулары белән аерылып тора иде һәм алар югары бәяләнде.

       ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International