Казан укучылары шәһәрне экологиклаштыру буенча проектлар тәкъдим иттте. Знче гимназиядә “Фәнгә адым: Табигать. Кеше. Акыл” дигән фәнни-гамәли конференция узды.

2017 елның 28 марты, сишәмбе
Казан укучылары туган шәһәрләренең әйләнә-тирә мохитен саклауга үз өлешен кертергә әзер. Казанны экологиклаштыру турында үз идеяләрен алар Знче гимназиядә укучыларның “Фәнгә адым: Табигать. Кеше. Акыл” XII Шәһәр фәнни-гамәли конференциясендә әйттеләр. Катнашучылар мәктәп яны территориясен яшелләндерү, шәһәр урамнарын төзекләндерү, Урта Кабан күле акваториясе пычрануны бетерү буенча проектларын тәкъдим иттеләр. “Минем тирәдәге табигать һәм минем аңа карата актив мөнәсәбәтем” секциясендә тәкъдим ителгән эшләр: “Әкиятләрдә экология яки Бәләкәй балыкның сәяхәте”, “Экошәһәр – киләчәк шәһәре”, “Яраткан мәктәп ишегалды - «Zеленая зона»” проектлары жюриның югары бәясен алды. Мероприятиедә почетлы кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Экологлар укучыларның проектлары актуальлек һәм оригинальлеге белән аерылып торуын билгеләде. Аларны,   хаклы рәвештә, күпфункцияле дип атарга була. Беренчедән, шәһәрнең экологик проблемаларын хәл итә. Икенчедән, Казан күренешен модернизацияли һәм бизи. Өченчедән, үсеп килүче буынның сәләтен ачарга ярдәм итә. Кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнешләре турында конференциядә 28 укучы фикерләрен белдерде. Казанның 3нче гимназиясе укучылары иң инициативалы катнашучылар булды. Гимназиянең экологик тәрбия мәсьәләсенә  зур игътибар бирә торган педагоглары балаларның активлыгына көчле йогынты ясаган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International