Апас районында яшәүче берәүгә, табигать саклау өлкәсендә закон бозгач түләмәгән штрафы өчен, чит илгә чыгуда чикләүләр куелды. 2016 елның июлендә ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсенең 1 өлеше “Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану” буенча административ җаваплылыкка тартылган иде. Комны санкциясез чыгарган өчен, Идел аръягы ТИ инспекторлары закон бозучыдан административ штраф алу турында карар чыгардылар. Ләкин “кара казучы” экологлар карарын игътибарсз калдырды, шуңа күрә ТР Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлеге суд приставы-башкаручысына мөрәҗәгать итте. Закон бозучы, дәгъвачы таләпләренә каршы килеп, суд приставы карарын да кире кага. “Казучы”ның башкарма документ таләпләрен үтәмәве Россиядән читкә чыгуда чикләү куюга китерде. Шундый карарны ТР Апас районы суды чыгарды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте