Модалы утиль: Алексеевск районы укучылары икенчел чималдан киемнәр коллекциясе эшләгән.

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Табигый ресурсларга үзләренең мөнәсәбәтен Алексеевск районы укучылары бик үк гадәти булмаган ысул белән белдерә. Алар әйләнә-тирә мохитне саклауга икенчел чималны файдалы шартларда куллану юлы белән булыша. Экология елы кысаларында укучылар “Әйләнә-тирә дөньяны кызыксынулы өйрәнү -2017” район фестивалендә экологик мода эскизлары күрсәттеләр. Мероприятиене оештыручылар билгеләп үтүенчә, бүгенге конкурс – “Экология һәм балалар” озак сроклы белем бирү проектының бер өлеше. Фестиваль балаларда экологик белемнәр дәрәҗәсен күтәрүгә һәм экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән. Яшь модельерлар һәм дизайнерлар мероприятие кунакларына полиэтилен пакетлардан, чүп капчыкларыннан, пластик шешәләрдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан эшләнгән уникаль киемнәр күрсәтте. Кечкенә аксессуарлар  - ясалма чәчәкләр, кәгазьдән бизәү әйберләре, баш киемнәре киемнәргә аерым купшылык өстәде. Укучыларның оригиналь әйберләре Татарстан республикасы Экология һәм табиный байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары күзеннән читттә калмады. “Һәр кием уникаль һәм оригиналь булуы белән аерылып тора иде. Балаларның иҗади фантазиясенең чиге юк. Алар көнкүреш калдыкларының файдалы һәм функциональ була алуы турында ышанып сөйли. Укучылар икенчел чималдан матур киемнәр эшләгән, шуның белән алар әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләреннән өлеш кертә”, - диде экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International