Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучыла
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә нәҗесләрнең яман исе турында шикаять керде. Шәһәр кешеләре кайнар телефон линиясенә шылтыраттылар һәм Түбән Каманың Төзелеш индустриясе базасы (БСИ) территориясендә “сулап булырлык түгел” дип хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстанда “Яшел эшкәртү” дигән яңа проект старт алды. Ул республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы һәм Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырыла. Максаты - халыкның игътибарын Татарстан Республикасындагы табигый ресурсларны саклауга җәлеп итү.
Рус географик җәмгыяте 2017 елда яшьләрнең Исемле стипендияләрен алу хокукына конкурс игълан итте. 100 000 сум күләмендәге стипендияне алуга вузларның һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 35 яшьтән өлкән булмаган студентлары, аспирантлары, докторантлары, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дәгъва итә ала.
Конкурс ике номинация буенча уза:
Бүген Казан шәһәренең Салмачи бистәсендә ике метрлы металл койманы сүттеләр. Вениамин Григорьев урамындагы корылма Нокса елгасы янына гражданнарның ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендәге закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы рейд барышында ачыклады.
Бүген Лаеш районы Яр буенда Куйбышев сусаклагычына чөгә балыгының 12 маймычын җибәрделәр. Мероприятие Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында, балыкның аеруча кыйммәтле токымнары популяциясен торгызу максаты белән узды. “Татарстан – федераль округның иң күп сулы регионнарыннан берсе.
30 июльдә Түбән Камада балалар өчен экологик бәйрәм узачак. 9.00 сәгатьтә башлана. Лямаев мәйданында танып-белүле уеннар һәм викториналар оештырылачак, аларда балалар хайваннарның сирәк төрләре турында һәм Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре турында белә алачак.
Лениногорск районында урнашкан «Благоустройство и озеленение» оешмасының каты көнкүреш калдыклары полигоны үз эшчәнлеген туктатып торырга тиеш. Татарстан Республикасы Югары суды шундый карар кабул итте. Эшчәнлекне туктатып торуның төп сәбәбе – җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү хокукына лицензия булмау. Әлеге факт рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды.
Чистай шәһәре пляжы ял өчен түгел, ә“Чиста яр” акциясе үткәрү өчен үзәк урын булды. Кама яры буен шәһәр кешеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә җыештырдылар. Яр буен, әйләнә-тирә мохиткә зыян китереп кенә калмыйча, кешеләр сәламәтлегенә дә яный торган полиэтилен пакетлардан, пластик һәм пыяла саытлардан чистарттылар.
Яр Чаллының, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнарының белем бирү учреждениеләре педагоглары “Татарстан Республикасы Кама буе регионы белем бирү учреждениеләрендә экологик грамоталылыкны формалаштыру алымнары” форумында катнашырга чакырыла. Мероприятие 7 сентябрьдә Яр Чаллы IТ-паркында узачак. Форум түбәндәгеләргә юнәлтелгән: