Рус географик җәмгыятенең Исемле стипендияләрен алуга заявкалар кабул итү башланды

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Рус географик җәмгыяте 2017 елда яшьләрнең Исемле стипендияләрен алу хокукына конкурс игълан итте. 100 000 сум күләмендәге стипендияне алуга вузларның һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 35 яшьтән өлкән булмаган студентлары, аспирантлары, докторантлары, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дәгъва итә ала.

Конкурс ике номинация буенча уза:

1)​ “География һәм эргәдәш фәннәр өлкәсендә фән һәм мәгариф эшчәнлегендә уңышлар өчен”.

Бу номинация кысаларында жюри әгъзалары Югары аттестация комиссиясе исемлегенә, Scopus һәм WoS мәгълүматлар базасына керә торган, Фәнни цитаталауның Россия индексы (РИНЦ) тарафыннан индекслана торган фәнни басмаларның санын һәм сыйфатын бәяләячәк. Дәгъва итүчеләрнең фән һәм мәгариф программаларында, семинарларда, конференцияләрдә катнашуы, конкурсларда һәм олимпиадаларда уңышлары һәм җиңүләре хуплана. Бу номинациягә заявка биргәндә, галимнең, белем бирү оешмасының фәнни, педагогик советларының рекомендацисен яисә СССР яки Россия Дәүләт премиясе лауреатыннан, Россия фәннәр академиясе әгъзасыннан, Җәмгыятьнең Идарәче яки Гыйльми советы әгъзасыннан рекомендация беркетергә кирәк.

2)​ “Рус географик җәмгыяте максатларына һәм бурычларына җавап бирә торган иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлар өчен”.

Бу номинациядә бәяләү критерийларыннан берсе проект җитәкчесе яки башкаручыларның берсе сыйфатында оештырылган төрле дәрәҗәдәге фән һәм мәгариф программалары, фестивальләр, семинарлар, конкурслар һәм олимпиадалар саны булачак. Рус географик җәмгыяте мероприятиеләрен үткәрүдә катнашу, РГҖ җитәкчелегеннән рекомендацияләр һәм рәхмәт язулары хуплана.

Катнашуга заявканы 2017 елның 31 августына кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: scholarship@rgo.ru.

Конкурсның нигезләмәсе белән РГҖ сайтында танышырга мөмкин: https://www.rgo.ru/ru/article/imennye-stipendii.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International