“Татарстан Республикасы Кама буе регионы белем бирү учреждениеләрендә экологик грамоталылыкны формалаштыру алымнары” форумында катнашуга заявкалар кабул итү башланды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнарының белем бирү учреждениеләре педагоглары “Татарстан Республикасы Кама буе регионы белем бирү учреждениеләрендә экологик грамоталылыкны формалаштыру алымнары” форумында катнашырга чакырыла. Мероприятие 7 сентябрьдә Яр Чаллы IТ-паркында узачак. Форум түбәндәгеләргә юнәлтелгән:

- Кама буе регионы халкының игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологик торышын өйрәнүгә һәм аны саклауга җәлеп итү;

- экологик тәрбия бирүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү;

- педагоглар тарафыннан экологик тәрбиянең заманча техникасын һәм технологияләрен өйрәнү.

Мероприятие кысаларында анда катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышачак:

- халыкның экологик культурасын формалаштыру мәсьәләләре (мәгариф һәм мәгърифәт, экологик тәрбия, халыкка мәгълүмат бирү, социаль экологик реклама, экологик менеджмент һәм социаль технологияләр кертү);

- экологик яшәү рәвеше формалаштыру мәсьәләләре (калдыклар белән эш итү, утильләштерү һәм эшкәртү, калдыкларны аерым җыю, территорияләрне пычрактан һәм чүп-чардан чистарту мәсьәләләре).

Форумда катнашу өчен, 6 сентябрьгә кадәр түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк:http://s.teachersalliance.ru/ecoforum/.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (909) 310-11-83

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International