Экология министрлыгы инспекторлары тикшергәннән соң, Лениногорскиның каты көнкүреш калдыклары полигоны эшчәнлеге туктатылып тора

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында урнашкан «Благоустройство и озеленение» оешмасының каты көнкүреш калдыклары полигоны үз эшчәнлеген туктатып торырга тиеш. Татарстан Республикасы Югары суды шундый карар кабул итте. Эшчәнлекне туктатып торуның төп сәбәбе – җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү хокукына лицензия булмау. Әлеге факт рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды. Моннан тыш, күзәтчелек органнары вәкилләре полигон территориясендә башка закон бозу очраклары да ачыклады. Алар арасында – шәһәр төзелеше эшчәнлеген һәм предприятиеләрне, корылмаларны һәм бүтән төр объектларны эксплуатацияләүне гамәлгә ашырганда, экологик таләпләрне үтәмәү (РФ КоАП 8.1.ст.); Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү (РФ КоАП 8.2.ст.).

Полигонның эшчәнлеге барлык закон бозуларны төзәткәнче һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү хокукына лицензия алганчы туктаталып тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International