Түбән Камада шакшыларның яман исе. Экологлар пычрану чыганагын ачыклады

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә нәҗесләрнең яман исе турында шикаять керде. Шәһәр кешеләре кайнар телефон линиясенә шылтыраттылар һәм Түбән Каманың Төзелеш индустриясе базасы (БСИ) территориясендә “сулап булырлык түгел” дип хәбәр иттеләр. Сәбәпне ачыкларга урынга дәүләт инспекторлары һәм Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре чыкты. Тикшерү барышында канализация торбасы таптылар. Хуҗалык-көнкүреш агынтылары турыдан-туры тфракка агызып ташлана. Рельефта шулай ук мазутныкына охшаган таплар да табылды. Бу РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсен бозу булып тора: “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6 маддәсен бозу булып тора: “Җирне бозу”. Торба үзе биек койма артыннан башлана. Койма артында урнашкан оешма федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә карый. Экология министрлыгы инспекторлары туфрак һәм һава пробалары алды. Барлык материаллар, закон бозучыны җавапка тарту өчен, прокуратурага тапшырылачк. Хәзер экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпли.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International