30 июльдә Түбән Камада балалар өчен экологик бәйрәм узачак. 9.00 сәгатьтә башлана. Лямаев мәйданында танып-белүле уеннар һәм викториналар оештырылачак, аларда балалар хайваннарның сирәк төрләре турында һәм Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре турында белә алачак. Рәсем ясарга яратучылар өчен шунда ук төрле номинацияләрдә рәсем конкурслары үтәчәк: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы”. Иҗади сәләтне асфальтта һәм махсус баннерларда күрсәтергә мөмкин булачак. Эко-активистлар чүпне сортлау бөенча мастер-класслар үткәрәчәк, контактлы зоопарк оештырачаклар һәм экология турында мультфильмнар күрсәтәчәкләр. Барлык конкурсларның һәм интерактив мәйданчыкларның да символы Татарстан Республикасы символы – кар барсы булачак.
Бәйрәмне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән “Чиста булыр” Яшьләр экологик хәрәкәте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте