Бүген Лаеш районы Яр буенда Куйбышев сусаклагычына чөгә балыгының 12 маймычын җибәрделәр. Мероприятие Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында, балыкның аеруча кыйммәтле токымнары популяциясен торгызу максаты белән узды. “Татарстан – федераль округның иң күп сулы регионнарыннан берсе. Безнең төп максат – табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы якын килү. Су биоресурсларын дөрес файдалану, саклау һәм арттыру, балыкчылык эшен үстерү мөһим дәүләткүләм бурыч булып тора”,-диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Ул министрлык тарафыннан ихтиофауна яшәве һәм үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән чаралар тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, үз чиратында, бүген суга җибәрелгән 10 мең маймычның шулай ук Лаеш районында үстерелүе турында хәбәр итте. Чөгә балык чуерташлы һәм ташлы грунтта үрчи. Татарстанда уылдык чәчелә торган урыннарда файдалы казылмалар чыгару тыела, диде министр Фәрит Габделганиев. Закон бозуларны булдырмау максатында, бу ел башыннан Экология министрлыгы тарафыннан һәр суднода, земснарядта ГЛОНАСС системасы урнаштыру турында карар кабул ителде. Суда файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашыручыларның барысы да тәүлек буе экологлар контролендә. Шулай ук быел, министр сүзләренчә, уңышлы уылдык чәчүне Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су биеклеген җайга салу да тәэмин иткән, бу Татарстанның балыкчылык тармагы үсешенә этәргеч булачак.
Мероприятие Фёдор Конюховның “Яшел планета” Хәйрия фонды белән берлектә үткәрелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте