Ирекле үтеп йөрү тәэмин ителде. Экологлар су саклау зоналары буенча чираттагы рейдны үткәрделәр

2017 елның 29 июле, шимбә

Бүген Казан шәһәренең Салмачи бистәсендә ике метрлы металл койманы сүттеләр. Вениамин Григорьев урамындагы корылма Нокса елгасы янына гражданнарның ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендәге закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы рейд барышында ачыклады. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзеделәр (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартларын үтәмәү) һәм закон бозуны билгеләнгән срокта төзәтү турында күрсәтмә бирделәр. “Салмачи бистәсендә Нокса елгасының яр буен рөхсәтсез биләп алуның 4 очрагы ачыкланды. Бер корылма сүтелде. Экологлар таләбе буенча, якын араларда башка закон бозучылар да Нокса елгасы янына гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итәчәк”, - дип хәбәр итте Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Вячеслав Долгов. Аның әйтүенчә, быел Казан шәһәре территориясендә су объектларының яр буен рөхсәтсез биләп алуның 36 очрагы теркәлгән. Бу узган елгыга караганда күпкә кимрәк. Су саклау зоналары елында көчәйтелгән контроль уңай нәтиҗәләрен күрсәтте, дип билгеләде экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International