Чистайлылар “Чиста яр” акциясе кысаларында шәһәр пляжы территориясендә тәртип урнаштырдылар

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәре пляжы ял өчен түгел, ә“Чиста яр” акциясе үткәрү өчен үзәк урын булды. Кама яры буен шәһәр кешеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә җыештырдылар. Яр буен, әйләнә-тирә мохиткә зыян китереп кенә калмыйча, кешеләр сәламәтлегенә дә яный торган полиэтилен пакетлардан, пластик һәм пыяла саытлардан чистарттылар. Экологлар шәһәр кешеләренең табигать саклау акциясендәге активлыгын уңай бәяләде. Идел-Кама идарәсе белгечләре бу акциянең чистайлылыар арасында елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтте. Һәр елны шәһәр кешеләре көче белән Кама, Берняжка, Ерыклы елгалары һәм Песочки күле яр буйлары җыештырыла. Бүгенге мероприятиедә дә пляжны чистарту эшенә 100ләп кеше кушылды, бу гражданнарның “Чиста яр” республика акциясен үткәрүдәге зур активлыгын күрсәтә. Экологик мероприятиегә Чистай Башкарма комитеты вәкилләре, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе әгъзалары, янгын бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International