ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тарафыннан ЗЯБ поселогында, «Бумажник» ДСК һәм 17А/15 торак йорты янындагы территория тикшерелде.

2025 елның 1 гыйнварыннан 30 маена кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) тарафыннан 1,5 миллионнан артык үлчәү башкарылган, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 500 меңнән артык үлчәү башкарылган.

Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары экологик икеайлык барышында табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуларны ачыкладылар.
 

Экология министрлыгы 2025 елның 19-20 июнендә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак «ЭКОМОНИТОРИНГ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ 2025» гомумроссия сәнәгать форум-күргәзмәсенең уздырылуы турында җиткерә  (Мәскәү шәһ., Ильинка ур., 6/1 й., 1 корылма).

Санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Нурлат һәм Әлмәт районнарында рөхсәтсез калдыклар чыгару урыннарын ачыкладылар.


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Әтнә районының Бәрәзә мәктәбе укучылары өчен су ресурсларына һәм зур елга – Иделгә багышланган мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.

Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән бергәләп, Яңа Дума авылында санкцияләнмәгән чүплек таптылар. Калдыклар 500 кв.м. мәйданда урнаштырылган, күләме – 30 куб.м.

 

Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның «Светофорик» балалар бакчасындагы тамашага кунак булдылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр «Табигатькә дус бул» дигән экологик әкият әзерләгәннәр иде.

Мөрәҗәгать белән бәйле рәвештә, Үзәк идарә инспекторлары Казанның Мәскәү районын тикшерде һәм урынга чыкканда гомуми мәйданы 314 кв.м, күләме 429 куб.м булган рөхсәтсез чүплек таптылар.


 


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстанның Экология министрлыгы Кызыл китапка кертелгән кошларны кайтару буенча уникаль проектның өченче этабын башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International