Экология министрлыгы инспекторларының җайга салынган һәм оператив эше нәтиҗәсендә Чаллы елгасының су саклау зонасын пычратуның сәбәбе ачыкланды һәм бетерелде

2025 елның 30 мае, җомга

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тарафыннан ЗЯБ поселогында, «Бумажник» ДСК һәм 17А/15 торак йорты янындагы территория тикшерелде.

Тикшерү барышында чокырда үзенчәлекле канализация исе белән билгесез болганчык сыеклык агып төшүе ачыкланды. Агып төшкән урында Министрлыкның Кама буе идарәсе белгечләре лаборатор тикшеренүләр уздыру өчен туфрак пробаларын алдылар.

Әлеге территория Чаллы елгасының су саклау зонасында урнашкан. Участокның хокук иясе – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге. Шәһәр башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Әмма башкарма комитет тарафыннан хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәде.

Моңа бәйле рәвештә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Чаллы шәһәр судына ачыкланган хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итү таләбе белән дәгъва гаризасы җибәрелде.

Суд соравы буенча, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе, Экология министрлыгы, шулай ук «Челныводоканал» ҖЧҖ һәм «Автомобиль юллары предприятиесе» ҖЧҖ вәкилләре катнашында территорияне комиссион рәвештә күчмә тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында җир эшләрен башкару һәм су агымы чыганагын билгеләү өчен махсуслаштырылган техниканы җәлеп итү турында карар кабул ителде.

2025 елның 21 маенда 10 метрдан артык тирәнлектә су агызу торбасы табылды.
2025 елның 28 маенда торба ампонацияләнгән, ә эшләр бара торган район территориясе тәртипкә китерелгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт экологик күзәтчелекне гамәлгә ашыру һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә җавап бирүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International