Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның «Светофорик» балалар бакчасындагы тамашага кунак булдылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр «Табигатькә дус бул» дигән экологик әкият әзерләгәннәр иде. Спектакльдә балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук ни өчен аның ресурсларын – су, һава, туфракны сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Тамашаны әзерләү барышында балалар шулай ук чүп-чарны аерым җыю турында да белделәр: ул ничек башкарыла, әйләнә-тирә мохиткә нәрсә белән ярдәм итә һәм яшьтән үк табигатьне саклауга нинди адымнар ясап була. Инспекторлар балаларга әкият өчен рәхмәт белдерделәр: балалар театр осталыгын гына түгел, экология кагыйдәләре буенча да яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Буаның «Светофорик» балалар бакчасында ТР Экология министрлыгы вәкилләре белән төрле форматта очрашулар еш үткәрелә. Балалар экология һәм табигать темасы белән актив кызыксына, шуңа күрә чараларга әзерлек вакытында инициатива күрсәтәләр. Кечкенә балаларны шундый актив җәлеп итү аларга балачактан ук үзләрендә әйләнә-тирә мохиткә экологик мөнәсәбәт культурасын тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Балаларның игътибарын җәлеп итеп, Министрлык экологлары «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыра.