2025 елның 1 гыйнварыннан 30 маена кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) тарафыннан 1,5 миллионнан артык үлчәү башкарылган, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 500 меңнән артык үлчәү башкарылган.
1 майдан 30 майга кадәр станцияләрдә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган чик концентрациясен арттыруның 40 очрагы теркәлгән:
АСКЗА-5 (Казан ш., И.Шакиров пр., 3) күкерт водороды буенча максималь тапкырлыгы 2,29 ПДК булган һәм аммиак буенча максималь тапкырлыгы 1,74 ПДК булган артулар теркәлгән.
АСКЗА - 15 (Түбән Кама ш., 36нчы мкр, Көньяк ур.), 3нче йортта атмосфера һавасында этилен оксидының максималь тапкырлыгы 1,33 ПДКм.р. булган 1 артыклык очрагы теркәлгән.
Теркәлгән артыклык фактлары буенча Министрлык инспекторлары күчмә экология лабораториясе ярдәмендә һава пробаларын өстәмә үлчәү өчен урыннарга чыктылар.
Калган станцияләрдә пычраткыч матдәләрнең ПДК артуы агымдагы айда теркәлмәгән.
Станцияләрдән алынган барлык мәгълүматлар«Татарстан Республикасының Экологик картасы» геомәгълүмат порталында урнаштырылган, аннан һәркем файдалана ала: https://ecokarta.tatar.ru