ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Ачык экологик дәрес кысаларында Аксубай укучылары әйләнә-тирә мохит проблемалары турында фикер алышты. Балалар өчен мероприятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль инспекторлары үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проекты буенча семинарның пленар утырышында катнашты. Мероприятие Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак

“Балыкка су кирәк, кошка – һава, җәнлеккә – урман, дала, таулар. Ә кешегә Ватан кирәк. Һәм табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз”, - Чистайның 1нче гимназиясендә экологик дәрес Пришвин сүзләре белән башланды. Балалар өчен ачык дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Дәрестә катнаштылар: Татарстан Республикасы “Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясенең


4
март, 2017 ел
шимбә

Бүген Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәткәрләре спартакидасы кысаларында чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасында чыгыш ясадылар: Альберт Шубин  -әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе начальнигы, Данис Баһавиев  -координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, Әнисә Фазылова  - әйләнә

Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче редакциясе басылып чыкты. Яңа басмага барлыгы 612 төр кергән: хайваннар (224төр), үсемлекләр (340 төр) һәм гөмбәләр (48 төр). Шул исәптән Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән 64 төр һәм Халыкара Кызыл китапка кертелгән 6 төр.

Бүген Түбән Каманың 28нче мәктәбендә гадәти булмаган дәрес үтте. Аны Балалар экология-биология үзәге педагоглары һәм “Экоград” фәнни җәмгыятеннән балалар уздырды, ә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин  һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы  Алексей Лобанов экспертлар булды. “Экологик тәрбия һәм белем бирү бүгенге мәгарифнең үзәгендә тора, аның заманча системаларын һәм тулаем җәмгыятьне үзгәртеп коруга  ачкыч булып хезмәт итә. Бүген экологик белем бирүнең роле аеруча актуаль, ул - әхлакның

Буа районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы тыюлык дәресе белән старт алды. Буаның 1нче мәктәбе укучылары өчен ачык дәресне Буа районы муниципаль хакимияте вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин уздырды.

Экологик дәрес кысаларында Тәмте урта мәктәбе укучылары табигатьтә  куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар өчен мероприятиене Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко һәм Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина үткәрде.


3
март, 2017 ел
җомга

Биосфера генофондын саклау, экосистемалар тотрыклылыгы, матдәләр әйләнешенең өзлексезлеге. Зәйнең 5нче мәктәбендә шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Экологик дәрес “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында узды. Дәрес барышында республикабызның су объектларын саклау  яки  аның җирләрен чүпләнүдән саклау эшенә һәр мәктәп

Сарман районы урта мәктәбе укучылары өчен кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында танып-белү характерында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Экологик дәресне районның Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре уздырды. “Кеше һәм табигать аерылгысыз. Без әйләнә-тирәбездәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән нык бәйләнгән һәм шактый дәрәҗәдә аңа буйсынулы. Күпләребез өчен табигать соклану объекты булып тора, аның белән аралашудан күңел хушлана. Дөньяда


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International