ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелеккә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сорашу, анкеталар” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.


24
март, 2017 ел
җомга

Татарстанда экологик мероприятиеләр үткәрү мәсьәләләрен яшьләр экологик штабының беренче утырышында карадылар. Мероприятие Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгында узды. ЭКОштаб составына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, белем бирү оешмалары, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм яшьләр оешмалары активистлары керде.

“ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте “Чәчәк ат, минем Республикам” дигән онлайн эко-квест башлап җибәрде. Конкурс Татарстан Республикасында экологик икеайлык вакытында 2017 елның 1нче апреленннән 31нче маена кадәр узачак. Катнашырга республиканың балалар һәм студентларының 4 -10 кешелек командалары чакырыла.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан санитар-экологик ике айлыкны үткәрүгә әзерлекне тикшерү буенча муниципалитетлар вәкилләре белән зона киңәшмәләре уздырыла. Министр урынбасары – Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Чистайда киңәшмә үткәрде, анда шулай ук республиканың Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас районнары вәкилләре катнашты.

Казан мәктәпләре укучылары һәр елны уздырыла торган “Төргәкнең икенче тормышы” балалар иҗаты конкурсында катнашырга чакырыла. Укучылар өчен чара Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан уздырыла.

25-26 майда Санкт-Петербургта “Экологик мәгърифәт – чиста ил” VIII Нева халыкара экологик конгрессы була, ул экологик җаваплы тәртип, “яшел икътисад” үсеше, җитешерү һәм куллану культурасы, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә багышлана. Мероприятие Санкт-Петербургта Таврия сараенда БДБ илләре - дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе, Россия Федерациясе Федераль җыены Федерация Советы, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы  булышлыгы белән уздырыла.

Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм Россия геология җәмгыяте мәктәп укучыларын яшь геологларның  XI Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашырга чакыра. Белем бирү чарасы 31нче июльдән 9нчы августка кадәр Кемерово өлкәсендә узачак. Үз өлкәсендә иң яхшысы исеменә Россиядән һәм якын чит илләрдән 500 укучы көрәшәчәк. Яшь  геологлар түбәндәге төр ярышларда белем һәм тәҗрибәләрен күрсәтәчәк: “Геологик маршрут”, “Геологик кисем”, “Палеонтология”, “Минералогия һәм петрография”, “Гидрология”, “Радиометрия”, “Шлих сынап карау”, “Нефть һәм газ”, “Техник куркынычсызлык нигезләре”, “Кыр тукталышын оештыру”, “Геологик хисап”, “Геологик һәйкәлне тасвирлау”. Спорт ярышларыннан тыш укучылар геологик конкурсларда да катнашачак (“Геология һәм без”, “Фотография”, “Рәсем”, “Таштан ясалган әйбер”).

Азнакайның 10нчы мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр экологик уен-викторинада катнашты. Балалар өчен танып-белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык үткәрү буенча Буада зона киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары вәкилләре катнашты.

Татарстанның берничә районында, традицион санитар-экологик ике айлык башланганны көтмичә, территорияләрне җыештыруга керештеләр инде. Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев республиканың Биектау һәм Югары Ослан районнарында эш барышы белән танышты, анда чүпләр җыю, юл буе полосаларын чистарту, бордюрларны юу буенча эшләр оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International