“Яшьләр планетаның киләчәге өчен җаваплы” дигән кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның 18 - 27 яшьлек яшьләре Россиядә Экология елына багышланган “Яшьләр планетаның киләчәге өчен җаваплы” дигән Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып Perkon Productions, Россия Федерациясе Мәдәнит министрлыгы һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән «Синергия» университеты тора.

Катнашу өчен заявканы 2017 елның 20 октябренә кадәр film@synergy.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Заявкада VIMEO ресурсында яки YouTubта урнаштырылган фильмга сылтаманы күрсәтергә кирәк. Шулай ук режиссерның фотографиясен һәм фильмнан 3 кадр (электрон төрдә), диалог битләрен рус һәм татар телләрендә, 2017 елның 19 - 26 ноябрендә Лондонда Россия киносы атналыгының барлык мәйданчыкларында фильмны чикләнмәгән мәртәбә коммерцияле булмаган күрсәтүгә режиссерның һәм продюсерның язмача ризалыгын теркәргә кирәк.

Конкурска 2016 елдан да иртәрәк төшерелмәгән, дәвамлылыгы 26 минуттан артмаган документаль, уен, мокьюментари һәм фәнни-популяр фильмнар тәкъдим ителә. Иҗади эшләр тәкъдим ителгән темаларның икесен яки күбрәген ачарга тиеш:

1.​ Россиянең бу гаҗәеп табигате;

2.​ Планетаның киләчәге өчен яшьләрнең җаваплылыгы;

3.​ Россия табигатен һәм планетаны сакларга өндәү;

4.​ Россиядә хайваннарны ничек саклап калырга.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы экомәгърифәти фильм «Алтын Бермөгез – Синергия» махсус призын алачак. Бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 ноябрендә Лондонда Россия киносы атналыгында булачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин http://synergy.film

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International