Россия Табигать министрлыгы атмосфера һавасы, су объектлары һәм туфрак өчен пычраткыч матдәләр характеристикалары белешмәлекләрен бастырып чыгарды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы атмосфера һавасы, су объектлары һәм туфрак өчен пычраткыч матдәләр характеристикалары белешмәлекләрен бастырып чыгарды. Белешмәлекләргә “Аларга карата әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт җайга салуы кулланыла торган пычраткыч матдәләрнең тулы исемлеге”ндәге пычраткыч матдәләрнең характеристикалары кертелгән. Һәр пычраткыч матдә өчен белешмәлектә түбәндәгеләр күрсәтелгән: химик атамасы, синонимнары, структура формуласы, CAS коды китерелгән, эффектларын тасвирлап, токсинлык күрсәткечләре бирелгән, рөхсәт ителгән иң зур чик концентрацияләре күрсәткечләре, үлчәү методикалары (ПНД Ф яки МВИ яки РД), матдәнең куркынычлык кодлары һәм зарури саклану чаралары. Басма табигать саклау органнары белгечләренә, фәнни хезмәткәрләргә, проектлаучыларга, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары, авыл хуҗалыгы белгечләренә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны нормага салу системасын кардиналь үзгәртү бара. Реформалар атмосфера һавасын пычратуны нормалаштыруга, су объектларына агызып ташлауларга, җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыруга кагыла. Беренчел әһәмияттәге пычраткыч матдәләрнең тулы исемлеген төзү реформаларның мөһим бер өлеше булып тора. Әйләнә-тирә мохит компонентлары буенча беренчел әһәмияттәге пычраткыч матдәләрнең андый исемлекләре АКШта Һәм Европада бар. Россия Федерациясендә илнең “Аларга карата әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт җайга салуы кулланыла торган пычраткыч матдәләрнең тулы исемлеге” эшләнде һәм бастырып чыгарылды. Бу исемлек өч бүлекне үз эченә ала: I бүлек – атмосфера һавасы өчен, II бүлек – су объектлары өчен һәм III бүлек – туфраклар өчен. Әмма Россия Федерациясе Хөкүмәте әмере текстында пычраткыч матдәләрнең атамалары гына күрсәтелгән. Әлеге документтан файдаланучыларның күпсанлы теләкләре буенча, мәгълүмат эзләүне системалаштыру һәм уңайлырак итү өчен, әлеге белешмәлек төзелде, анда Исемлекнең II бүлегенә кертеләгән һәр матдә буенча дәүләт һәм производство экологик контроле кысаларында экологик мониторинг оештыру өчен, су объектларына һәм суны читкә җибәрү (канализация) системаларына пычраткыч матдәләр агызып чыгару нормативларын билгеләү өчен җитәрлек тулы характеристика бирелгән.

Белешмәлектә күрсәтелгән мәгълүмат чыгарылган пычраткыч матдәләрне нормага салу һәм билгеләнгән нормативларны контрольдә тоту процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмәлекләр белән Россия Табигать министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/regulatory/

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International