Лениногорск предприятиесе – җиде мәртәбә закон бозучы. Татарстан Республикасының Югары суды экологлар позициясен яклады һәм «Идея Юго-Восток» компаниясен гаепле дип таныды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Лениногорскиның «Идея Юго-Восток» инновацион-җитештерү технопаркы табигать саклау өлкәсендә закон бозуның берьюлы җиде факты буенча гаепле дип танылды. Тиешле карарны Татарстан Республикасының Югары суды чыгарды. Технопарк участогында экологик закон бозулар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан апрель аенда санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган иде. «Идея Юго-Восток» компаниясе территориясендә экологлар төзелеш калдыкларының санкциясез чүплеген теркәделәр, аның гомуми мәйданы 18 696 м2, ә гомуми күләме 24 598 м3 тәшкил итә. Кирпеч ватыклары, бетон һәм тимер-бетон калдыклары туфракның уңдырышлы катламында һәм Камышлы елгасының су саклау зонасында урнаштырылган. Шулай итеп, әлеге чүплек, шулай ук профнастилдан корылган койма гражданнарның су объекты янына үтү мөкинлеген чикли. Моннан тыш, тикшерү вакытында предприятие территориясендә яңгыр сулары канализациясе системасы юклыгы, моның нәтиҗәсендә агынты суларның Камышлы елгасына эләгүе ачыкланды. Ачыкланган закон бозулар буенча экологлар түбәндәге статьялар буенча административ беркетмәләр төзеделәр:

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2.ст. (Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.4. ст. (Экологик экспертиза турында законнарны бозу),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.7. ст. (Җирләрне рекультивацияләү буенча йөкләмәләрне, җирләрне яхшырту һәм туфракларны саклау буенча мәҗбүри мероприятиеләрне үтәмәү),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 ст. (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтүен тәэмин итүче шартны үтәмәү),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.13. ст. 1 ө. (Су обектларының суҗыярларында су саклау режимын әлеге объектларны пычратуга яки башка зарарлы күренешләргә китерергә мөмкин булырлык бозу),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42. ст. 1ө. (Су объектының яр буе саклау полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне чикләүләрне бозып файдалану),

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.45.ст 1ө. (Су һәм табигать саклау өлкәсендә законнар нигезендә су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм бүтән төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм сулар бетүдән саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү, андый таләпләр закон белән билгеләнгән очракларда). Оешмага Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә 809 мең сумлык административ штраф салды. Компания, андый җәза белән ризалашмыйча, карар белән килешмәвен Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләре судларында һәм Татарстан Республикасы Югары судында белдерде. Барлык инстанция судлары Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары позицияләрен яклады һәм Лениногорскиның «Идея Юго-Восток» инновацион-җитештерү паркын табигать саклау законнарын бозучы дип таныдылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International