Экология елы сайтында «ЭкоАзбука для эколят» китабының электрон версиясе барлыкка килде

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Табигать турында шигырләр, хайваннар сурәтләре һәм балалар өчен экологик кагыйдәләр. Экология елы сайтында «ЭкоАзбука для эколят» китабының электрон версиясе барлыкка килде. Укыту-мәгърифәт әсбабын «Экологик мәгарифкә булышлык региональ оешмасы» дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе белгечләре Любовь Моргунова җитәкчелегендә эшләгәннәр.

Китап авторлары «ЭкоАзбука для эколят» Җир планетасы турында, табигый байлыкларны саклау турында һәм табигать муллык, шатлык һәм сәламәтлек өчен бүләк иткән кыйммәтләрне саклау турында кайгырта торган буын тәрбияләргә булышыр дип өметләнә. Алар моның балалар өчен аеруча мөһим булуын билгеләде, балалар – безнең киләчәк. Югары экологик культурага ия булган экологик белемле балалардан экологик җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр үсәчәк.

 «ЭкоАзбука для эколят» китабының электрон версиясен http://ecoyear.ru/wp-content/uploads/2017/08/EkoAzbuka.pdf сайтыннан күчереп алырга була.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International