Фәрит Габделганиев: “Уникаль очрак. Татарстанда гына барлык табигать саклау органнары кулга кул, иңгә иң торып эшли”

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды. Күп кеше катнашындагы бу чара республикада “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигать территориясендә узды. “Өмәләр – күптәнге традиция, әмма Татарстанда алар аерым үзенчәлеккә ия, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Быел гына да санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру эшенә республикада яшәүчеләрнең 1млн.нан артыгы кушылды. Татарстанлылар чисталыкта яшәргә күнеккән. Шуңа күрә аларның актив катнашуын күрәбез дә”, - диде министр. Өмәдә 15тән артык оешманың җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнашты: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Роспотребнадзор, ТР буенча Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, ТРда Рус географик җәмгыяте әгъзалары, “Чиста булыр” экологик хәрәкәте, “Халык фронты”, “Яшь гвардия” һ.б. “Уникаль очрак. Татарстанда гына барлык табигать саклау органнары кулга кул, иңгә иң торып эшли”, - дип йомгак ясады Фәрит Габделганиев.

Татарстанда бүген чишмәләрне төзекләндерү буенча проект та старт алды – шәһәрләрдә һәм районнарда чишмәләрне чүп-чардан һәм чыбык-чабыктан чистарталар, басмаларны төзәтәләр, территорияләрне тәртипкә китерәләр. Табигать саклау буенча масштаблы мероприятиеләрдә дәүләт структуралары вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар активистлары да катнаша.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International