Татарстан “чүплекләрнең интерактив картасы” акциясендә актив катнашу буенча лидерлар рәтендә

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан, Самара өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округы. Өч регион “чүплекләрнең интерактив картасы” акциясенең иң актив катнашучылары булып чыкты. Акция чүплекләр һәм чүп өемнәре турында мәгълүматны махсус сайтта хәбәр итүдән гыйбарәт. Бу эшкә иҗтимагый оешмаларның волонтерлары һәм Россиянең битараф булмаган гадәти гражданнары кушылды. Табигать саклау буенча дәүләт инспекторлары алынган хәбәрләр буенча рейдлар оештырды. Закон бозуларның күбесен ликвидацияләнде.

“Проектта ел башыннан бирле 100 мең чамасы граждан өмәләр аркылы катнашты, һәм, әгәр дә без баштан ук бу нәтиҗәләрне Гиннесның рекордлар китабында теркәргә ниятләгән булсак, мөгаен, мондый нәтиҗә анда эләккән булыр иде. Чөнки мондый проектның аналоглары юк”, - дип сөйләде “Генераль җыештыру” проектының координаторы Дмитрий Миронов. “Тулаем алганда, санкциясез чүплекләр белән көрәштә мәгълүмати технологияләрне куллану Татарстан өчен яңа әйбер түгел, - дип билгеләде ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Республикада “Халык контроле” мәгълүмат системасы актив кулланыла, укучылар өчен “Мәктәп экопатруле” эшләнде һәм актив кулланыла. Чүплекләр турында бөтен мәгълүматлар Татарстан Республикасының бердәм Экологик картасына кертелә”. Министр бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәген әйтте.

Проектны оештыручылар сүзләре буенча, Экология елы тәмамлангач, “Чүплекләрнең интерактив картасы” да эшләвен дәвам итәчәк. Активистларның планында – Россиядә яшәүчеләр күлләрнең, елгалар, парклар һәм урманнрның пычрануы турында шикаятьләрен белдерә алырлык бердәм Интернет-ресурс эшләү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International