Бүген Казанда “Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть-газ химиясе” I халыкара конференциясе үз эшен башлады. Чара «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең 50 еллыгына багышланган 24нче Татарстан нефть-газ-химия форумы уңаеннан үткәрелә. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул бөтен «Нижнекамскнефтехим» коллективын юбилей белән котлады һәм оешманың Россиякүләм һәм халыкара аренада Татарстанның йөзе булып торуын билгеләде. “Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча төп бурычлар - әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметү, энергия һәм ресурс нәтиҗәлелеген арттыру, сәнәгать иминлеген тәэмин итү, бу куанычлы. Һәм конференциянең бурычы – Татарстанның алдынгы тәҗрибәсен Россия регионнары буйлап тарату һәм нефть-газ-химия тармагындагы проблемаларны чишү өчен файдаланылырга мөмкин һәм тиеш булган гамәлдәге технологияләрне һәм эшкәртмәләрне күрсәтү”,- дип әйтте Фәрит Габделганиев.
“Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть-газ химиясе” I халыкара конференциясе 2017 елның 4-5 сентябрендә «Корстон» комплексы мәйданчыгында уза. Мероприятиенең төп темалары:
- Тармакка һәм Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть-газ химиясенең төп проектларына күзәтү характерындагы анализ;
- Инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре һәм проектлар белән идарә итүнең һәм проектлар финанслауның иң яхшы тәҗрибәләре;
- Дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү, стратегик альянслар һәм нефть-газ-химия секторында уртак предприятиеләр оештыру;
- Нефть эшкәртү заводлары һәм нефть-химия заводлары өчен алдынгы технологияләрне куллану ярдәмендә җитештерүнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру;
- Зуртонналы нефть химиясе һәм хуш исле углеводородлар җитештерү буенча агымдагы технологик бурычларга анализ.
Конференция кысаларында Татарстанның нефть-газ-химия тармагы потенциалы, халыкара һәм илнең төп инжиниринг компанияләренең алдынгы технологияләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук инвестицияләр җәлеп итүнең һәм Татарстанда «даунстрим» тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу булачак.
Конференциядә республиканың барлык нефть эшкәртү һәм нефть-химия производстволарының җитәкчеләре һәм техник белгечләре, шулай ук дәүләт структуралары, аерым икътисадый зоналар һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре вәкилләре катнаша.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте