2 метр биеклектәге агач койма Шилнә елгасының яр буе зонасына үтүгә киртә булып тора. Сулык янына үтеп булмавы турында экологларга Тукай районының Санар бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Бу урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чыкты. РФ Су кодексының 6 маддәсе нигезендә “гомуми кулланылыштагы су объектының яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы (яр буе) гомуми файдалану өчен билгеләнә”. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү) буенча административ беркетмә төзелде һәм закон бозуны төзәтү турында күрсәтмә бирелде. Әлеге корылманың хуҗасы законсыз койманы экологлар тарафыннан билгеләнгән срокта төзәтте, граҗданнарның Шилнә елгасы янына ирекле үтү мөмкинлеген тәэмин итте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте