Экологик күрсәткечләр яхшыртылды. Инспекторлар күрсәтмәсе буенча, Яшел Үзән СМК киптерү системасын реконструкцияләде

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖнең Буа филиалының киптерү җайланмасы төзек булмау пычраткыч матдәләрнең туфракка чыгарылуына сәбәп булган. Закон бозу турында Экология министрлыгы инспекторларына Буада яшәүче хатын-кыз хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләренең оператив рәвештә илтифат итүе табигатькә бик зур зыян салуны булдырмый калу мөмкинлеге бирде. Пычрану мәйданы 3 кв.м тәшкил итә. Алынган туфрак пробаларында экологлар химик матдәләрнең артык булуын билгеләде. Инспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6.ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзеделәр: кеше сәламәтлеге өчен һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган җитештерү калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә җирләрне бозу.

“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, күрсәтмәне үтәү өчен, А1-ОР2Ч киптерү җайланмасына ремонт ясады, киптерү җайланмасыннан чыгу юлында тузан тотып калу системасына реконструкция үткәрде. Чаралар комплексы пычраткыч матдәләр ташлау чыганагын бетерергә һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International