Бүген Фәрит Габделганиев Алабугада гражданнарны кабул итте

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Очрашуда Каз утравында өмә үткәрү турында һәм атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту турында мәсьәләләр каралды. “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренең шәһәр кешеләрен битараф калдырмавы куандыра. Алабугалыларның бу мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итүе икеләтә куанычлы”, -дип, гражданнарның актив экологик позициясен билгеләде Фәрит Габделганиев. Татарстанның экология министры шәһәрдә яшәүчеләрнең идеясен хуплады һәм барлык алабугалыларны 7нче октябрьдә булачак өмәдә катнашырга чакырды. Атмосфера һавасы торышын контрольдә тоту ничек алып барылганлыгы турында әйткәндә, Фәрит Габделганиев Алабугада һава пычрануны контрольдә тотучы автомат станция посты барлыгын билгеләп үтте. “Әлеге стационар күзәтү пунктында пычраткыч матдәләрнең: күкерт диоксидының, сероводородның, углерод оксидының, углеводородлар суммасының, метансыз углеводродлар суммасының, метанның концентрациясе һәр 20 минут саен автомат рәвештә билгеләнә. 2017 елда 89173 проба алынды, алардан бары тик 9 очракта гына сероводород һәм углерод оксиды буенча концентрациянең рөхсәт ителгән чиктән артуы теркәлде. Калган күрсәткечләр буенча концентрациянең рөхсәт ителгән чиктән артуы теркәлмәде”, - дип хәбәр итте Татарстанның экология министры. Фәрит Габделганиев гражданнарга уңайлы булсын өчен, Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшләве турында искә төшерде. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларның барлык фактлары турында (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкциясез чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату турында) хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасына;

- интернет-кабулияттә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram  өстәмә элемтә каналлары буенча +79872169779 номерына;

- “Халык контроле” системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International