Чит илгә чыгу тыела. Табигать алдындагы бурычлары өчен, Ютазы районыннан бер инженер Россиядән читкә чыга алмаячак

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Ютазы районы предприятиеләреннән берсенең баш инженерына чит илгә чыгу тыелды. Моның сәбәбе булып 20 мең сум күләмендә түләнмәгән бурыч тора. Вазыйфаи затка штраф төрендәге административ җәзаны, файдалы каты казылмалар чыгарганда җир астыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүматларны (2-ЛС формасы) үз вакытында тапшырмаган өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләде. Әлеге факт РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 7.3. маддәсенең 1 өлешен бозу булып тора (Җир асты байлыкларыннан тиешле лицензиясез файдалану). Экологлар әлеге маддә буенча административ беркетмә төзеде һәм 20 мең штраф салу турында карар чыгарды. Штраф түләү турындагы йөкләмәне закон бозучы игътибарсыз калдыра, моның өчен инспекторлар аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча җавапка тартты (Административ җәзаны үтәүдән баш тарту), ә эшне прописка урыны буенча суд приставларына тапшырдылар. Башкортостан Республикасы Октябрьский шәһәренең суд приставлары карары белән закон бозучы чит илгә чыгарга рөхсәт булмаган граждан дип танылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International