Экологлар: “Контейнерлар булмау – санкциясез чүплекләр барлыкка килү сәбәпләренең берсе”. Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә чүп җыю өчен 115 мәйданчык җиһазладылар
Калдыклар җыю өчен җиһазланган махсус мәйданчыклар булмау ел саен бакчачылык ширкәтләрендә санкциясез чүплекләр барлыкка килү сәбәпләренең берсе булып тора. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрендә каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыклары булдыру һәм аларны контейнер һәм бункерлар белән җиһазлау буенча чараларны финанслау мәсьәләсен хәл итү зарурлыгы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә мөрәҗәгать инициативасы бирелгән иде. ТР Министрлар Кабинеты әмере белән 2017 елга гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләре инфраструктурасын модернизацияләү буенча чараларның исемлеге расланды. Агымдагы елда Казанның, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарының бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрендә каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару буенча 115 мәйданчык җиһазланды. Хәзер эш дәвам итә. 2018 елда чүп җыю өчен җиһазланган мәйданчыклар республиканың башка районнарында да барлыкка киләчәк.
Үткәрелә торган чаралар Татарстан территориясендә санитар-экологик хәлнең яхшыруына ярдәм итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте