Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев Алабуганың өлкән буынын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабугада яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Президент һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул аларга Татарстан бәхете хакына фидакарь хезмәтләре өчен, республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Министр яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшенә керткән өлешләре өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм максатларга ирешүдә, Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше буенча куелган бурычларны үтәүдә өлкән буынның тәҗрибәсенең һәм зирәк киңәшләренең әһәмиятен билгеләде. Экология министры республика территориясенең экологик торышын яхшырту буенча, торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эш турында сөйләде.

Министр өлкән буынга нык сәламәтлек һәм имин тормыш теләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International