Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы геологик разведка эшләре срокларын бозган өчен штраф санкцияләре кертәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Тиешле закон проекты – Россия Федерациясенең “Җир асты байлыклары турында” законның 43 маддәсенә үзгәрешләр РФ Хөкүмәтенә кертелгән. Россия Табигать министрлыгы закон 2018 елның 1нче январеннан үз көченә керер дип исәпли.
Җир асты байлыкларын өйрәнү сроклары “Җир асты байлыклары турында” законда беркетелгән һәм, гомуми кагыйдә буенча, 5 ел тәшкил итә, ә илнең аерым регионнары өчен һәм континенталь шельф өчен – 7ел һәм 10 ел. Шул ук вакытта, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар, эшләрне тәмамлау өчен, әлеге срокларны озайтырга хокуклы.
Бүген җир асты байлыкларын геологик өйрәнүне җайга салуның дөнья практикасында, геологик разведкалау эшләрен сузган очракта, түләүләр күләмен арттыру кабул ителгән. “Җир асты байлыклары турында” законның гамәлдәге редакциясе җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен зур булмаган түләүләр билгели, алар норматив-билгеләнгән срок чикләреннән тыш эшләгәндә дә арттырылмый. Мәсәлән, алтын эзләү өчен 100 км2 мәйданлы кишәрлектә эшләр башкарганда, җир асты байлыкларын геологик өйрәнү стадиясендә регуляр түләүнең еллык күләме бары тик 40 500 тәшкил итәчәк.
С. Донской сүзләре буенча, регуляр түләүләрнең зур булмавы җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучыларга җир асты кишәрлекләрен, аларда геологик разведкалау эшләрен мөстәкыйль алып бару максатыннан башка гына, бары тик яңадан сату өчен, озак вакыт дәвамында үзләрендә “тотарга” мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә лицензия йөкләмәләрен бозган өчен җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын срогыннан алда туктату механизмы җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга геологик өйрәнүне активлаштыруга стимул бирүнең бердәнбер ысулы булып тора.
Закон проекты түләүләрне арттыру аша альтернатив механизм кертә. Аерым алганда, геологик өйрәнүнең билгеләнгән срокларыннан чыкканда, җир асты байлыкларыннан файдалану өчен регуляр түләү ставкасының максималь күләмен арттыра торган коэффициентлар билгеләргә тәкъдим ителә. Җир асты байлыкларын геологик өйрәнүнең чикләнгән срогы чыкканнан соң, беренче ел өчен регуляр түләүнең максималь ставкасы 2 тапкырга арттырылачак. Чикләнгән срок чыкканнан соң икенче ел өчен регуляр түләүнең максималь ставкасы 10 тапкырга арттырылачак. 3нче һәм аннан соңгы еллар өчен регуляр түләүнең максималь ставкасы 100 тапкырга арттырылачак.
Кертелә торган нормалар Россия континенталь шельфында һәм РФ махсус икътисадый зонасында, шулай ук Россиядән читтәге Россия Федерациясе юрисдикциясендә булган территорияләрдә җир асты байлыкларыннан углеводород чималы чыганакларын эзләү һәм бәяләү максатында файдалану өчен регуляр түләүләр ставкаларына кагылмый.
Гамәлдәге законнар эзләнү эшләрен үткәрү срокларын бозучы җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга теләгән вакытта җир асты байлыкларыннан файдалану хокукыннан баш тарту һәм арттырылган регуляр түләүләрне түләми калу мөмкинлеге бирә. Кертелә торган андый түләүләрне арттыру эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын нигезссез мәшәкатьләү булып тормый.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте