ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Журналистларны Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумына аккредитацияләү ачылды, бу чаралар 2017 елның 12-14 декабрендә Мәскәүдә «Крокус» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү http://ecotech-expo.com/accred-media/ сайтында 11 декабрьгә кадәр бара.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

200 өмә, табигать турында 120 дәрес, 6 балалар ЭКОбәйрәме, палатка тибында 3 смена. Бүген “Чиста булыр” Татарстан Республикасы яшьләр экологик хәрәкәте Экология һәм җәмәгать урыннары елы йомгакларын ясады. Казанда узган тантаналы чарада 43 районнан һәм федераль әһәмияттәге 2 шәһәрдән 350 иң яхшы активист җыелды. “Бу үз үрнәкләре белән табигатьне ничек сакларга кирәклеген күрсәтә торган кешеләр. Туган республикабызда әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен чишәргә бүтәннәрне дә нәкъ менә алар дәртләндерә. Әлеге юнәлештә катнашучы яшьләрнең саны елдан ел арта бару куанычлы. 

Чаллы автомойкаларының берсендә пычраткыч матдәләрне зарасызландыру буенча чаралар күрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен үтәү өчен, предприятиедә су чистарту системасы эшләтеп җибәрелде. Күрелгән чаралар моннан алдарак экологлар тарафыннан ачыкланган закон бозуларны төзәтү алымы булды. 


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары карны санкциясез җыю урыннарын булдырмау буенча көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Төнге рейдлар үткәрелә. Яз көне, кар эрегәндә, реагентлар, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләр туфракка, су объектларына эләгергә мөмкин, моны булдырырга ярамый, дип аңлата экологлар. Кар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылырга тиеш, анда тиешле барлык таләпләр исәпкә алынган һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерелми. Бүген Казанда 6 кар эретү станциясе бар.

«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ, табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен, 90 мең сум штраф түләячәк. Предприятиенең Дала Зәе елгасын пычратуга катнашы булу турында бәхәс буенча ахыргы карарны Татарстан Республикасы Югары Суды чыгарды. Быелның маенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Татарстан табигать саклау районара прокуратурасы белән берлектә әлеге су объектында матдәләр концентрацияләренең рөхсәт ителгән чикләрдә булуына тикшерү үткәрелгән иде. 

Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә Буа лицеистлары булып кайтты. Әлеге чара кысаларында укучылар табигать сакчылары эше белән танышты. Экология министрлыгы белгечләре аларга табигать саклау чаралары турында сөйләделәр, лаборатория эшен күрсәттеләр. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына төзелеш чүп-чарыннан ясалган чүплек турында хәбәр керде. Әлеге территориянең санитар-экологик торышын тикшерү максаты белән, Үзәк территориаль идарә инспекторлары Константиновка бистәсенең Бирюсовая урамына килде. Табигать саклау буенча таләпләрне бозу факты тикшерү барышында расланды. Бу урында йөк техникасы эшли иде. Моннан тыш, экологлар бүтән тәртип бозуларны да ачыклады. 

Чүпрәле районындагы оешма чистарту корылмаларының эшен оптимизацияләде. Предприятиедә аэрация системасы реконструкцияләнде, агынтыларны чистарту фильтрлары алыштырылды. Җитәкчелек тарафыннан күрелгән табигать саклау чаралары экологлар рейдының нәтиҗәсе булды. 

Экология елы кысаларында Кама буе регионында 300гә якын ЭКОдәрес үткәрелде. Әлеге чараларның иң яхшы активистларын Автошәһәрнең 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бүләкләделәр. Республиканың табигый ресурсларын саклауга әһәмиятле өлеш кертүне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешүне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләде: 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International