Экология министрлыгы инспекторлары Константиновкада яшәүченең законсыз эшчәнлеген туктатты

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына төзелеш чүп-чарыннан ясалган чүплек турында хәбәр керде. Әлеге территориянең санитар-экологик торышын тикшерү максаты белән, Үзәк территориаль идарә инспекторлары Константиновка бистәсенең Бирюсовая урамына килде. Табигать саклау буенча таләпләрне бозу факты тикшерү барышында расланды. Бу урында йөк техникасы эшли иде. Моннан тыш, экологлар бүтән тәртип бозуларны да ачыклады. Су белән юылып ашала торган грунтларны яр буе саклау полосасы чикләрендә өеп кую, су объектының төбен һәм ярларын үзгәртү белән бәйле эшләр, яшел утыртмаларны кисү һәм өеп кую. Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан әлеге факт буенча җир кишәрлеге милекчесенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.6 маддәсе (Су объектын рөхсәтсез биләп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану) буенча, Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе (Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки бүтән куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү) буенча, 8.42 маддәсенең 1 өлеше (Су объектының яр буе саклау полосасын, су саклау зонасын хуҗалык яки бүтән төр эшчәнлеккә чикләүләрне бозып файдалану) буенча административ материаллар төзелде. Яшел утыртмаларны законсыз кисеп ташлау факты буенча материаллар Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына тапшырылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International