Экология министрлыгы инспекторлары законсыз кар чүплекләрен булдырмау буенча эшне көчәйтте

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары карны санкциясез җыю урыннарын булдырмау буенча көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Төнге рейдлар үткәрелә. Яз көне, кар эрегәндә, реагентлар, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләр туфракка, су объектларына эләгергә мөмкин, моны булдырырга ярамый, дип аңлата экологлар. Кар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылырга тиеш, анда тиешле барлык таләпләр исәпкә алынган һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерелми. Бүген Казанда 6 кар эретү станциясе бар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Республика иҗтимагый кабулияте эшли. Табигать саклау өлкәсендә закон бозу фактлары турында шулай ук (843)267-68-67 телефоны буенча, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча хәбәр итәргә мөмкин, хәбәрне «Халык контроле» системасы буенча «Экология» категориясенә җибәрергә була, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен махсус мобиль кушымта “Мәтәп экопатруле” эшли. Республикада яшәүчеләргә уңайлылык өчен Telegram һәм WhatsApp (+79872169779 номеры) мессенджерлары эшли. Моннан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, закон бозуны фото- яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат җибәргән гражданнарга акчалата түләүләр башкарыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International