Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Конкурс өч номинация буенча уза:
− 5-11 сыйныфлар укучылары өчен «Татарстан табигатен саклыйк!» табигать саклау акциясе;
− 1-4 сыйныфлар укучылары өчен рәсем конкурсы;
− 5-11 сыйныфлар укучылары өчен социаль плакат конкурсы.
Катнашу өчен, 2018 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр иҗади эшләрне түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420061 Казан ш., Космонавтлар ур., 57. Заявка булу мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурс эшләренә таләпләр:
1) «Татарстан табигатен саклыйк!» табигать саклау акциясе.
Конкурска презентация төрендә бастыртылган хисаплар кабул ителә, мәктәпләр һәм торак пунктлар янында табигый объектларда бер конкрет гамәли табигать саклау акциясе буенча балалар коллективы тарафыннан яки индивидуаль башкарылган һәм төзелгән 7 биттән артмаган эш. Аерым игътибар үткәрелгән акциянең нәтиҗәлелегенә биреләчәк. Һәр эш файллы папкага башкарыла, титул битендә күрсәтелә (өстән аска таба): учреждение һәм берләшмә атамасы; эшнең атамасы; авторның (-ларның) фамилиясе һәм исеме, мәктәбе, сыйныфы; җитәкченең Ф.И.О. (тулысы белән); башкару елы. Катнашу нәтиҗәләре буенча хисап ирекле формада эшләнә. Хисапның күләме – 7 биттән артык түгел. Эчтәлек кыска, әмма тулы булырга тиеш.
2) Рәсем һәм социаль плакатлар конкурсы
Катнашучыларга «Татарстан табигатен саклыйк!» темасына рәсем яки плакат эшләргә тәкъдим ителә: теләсә нинди сәнгатьле башкару техникасында (компьютер графикасы файдаланмыйча), тыгыз кәгазьдә (нигезе катыргы), А3 форматында, башка үлчәм кабул ителми. Һәр автор конкурска 1дән артык эш ташыра алмый. А3 форматындагы плакат яки рәсем А2 форматындагы тыгыз кәгазьгә ябыштырылган булырга тиеш.
Конкурсның нигезләмәсе белән Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm
Белешмәләр өчен телефон:: 8 (843) 273-48-55.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте