Чистарту – нормативларга туры китереп. Экология министрлыгы таләбе буенча БЧК реконструкцияләнде

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Чүпрәле районындагы оешма чистарту корылмаларының эшен оптимизацияләде. Предприятиедә аэрация системасы реконструкцияләнде, агынтыларны чистарту фильтрлары алыштырылды. Җитәкчелек тарафыннан күрелгән табигать саклау чаралары экологлар рейдының нәтиҗәсе булды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре мониторинг барышында предприятиедән юынтык-агынты суларны агызып чыгаруның Цильна елгасын пычратуга китергәнлеген ачыклады. Әлеге факт буенча оешманың юридик затына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.15 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде: “Су хуҗалыгы яки су саклау корылмаларын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу”, закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Экологлар күрсәтмәләре буенча үткәреләгән чаралар чистарту корылмаларының эш нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм чистартылмаган агынтыларның су объектына эләгүен булдырмаска мөмкинлек бирде. Цильна елгасының экологик торышын контрольдә тоту дәвам итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International