Экология елы кысаларында Кама буе регионында 300гә якын ЭКОдәрес үткәрелде. Әлеге чараларның иң яхшы активистларын Автошәһәрнең 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бүләкләделәр. Республиканың табигый ресурсларын саклауга әһәмиятле өлеш кертүне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешүне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләде: “Яр Чаллы укучылары һәм педагоглары табигать саклау буенча чараларда актив катнашты. Аерым алганда, «Сделаем вместе» Бөтенроссия экология дәресендә һәм Бөтенроссыя тыюлык дәресендә. Педагоглары белән бергәләп укучылар Кама, Чаллы, Мәләкәс елгаларының яр буйларын, Сидоровка, Орловка бистәләрендәге чишмәләрне чистарту буенча бик зур эшләр башкарды. “Чиста яр” һәм “Татарстан чишмәләре” акцияләре кысаларында чараларда катнашучылар барлыгы 12 тонна чүп-чар җыеп чыгарды”, - дип сөйләде экологлар. Кама буе идарәсе белгечләре Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елында бирелгән темпның киләчәктә дә дәвам итәчәге турында әйтте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте