ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып кайтты. Танышу экскурсиясе барышында балаларга табигать объектлары һәм күренешләре турында, Җирнең төп тормыш чыганаклары турында, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Су һәм һава пробаларының ничек алынуы һәм өйрәнелүе турында аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре аңлатты.

2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге территориясендә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре (ГеоЕвразия-2018)” дигән Халыкара геологик-геофизик конференция һәм күргәзмә булачак. Чараның оештыручылары булып Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы тора. 

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.

Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары “Яшел ил” темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология үзәге тора.

Уенда катнашу өчен, сайлап алу этабын узу зарур. Укучыларга анкеталар тутырырга, мини-презентация әзерләргә һәм аларны сканланган рәвештә elvira-kamaeva@mail.ru адресына 2018 елның 11 - 25 январе арасында җибәрергә кирәк. 

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы җирләр исемлеген киңәйтергә планлаштыра. Бу турыда ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Тиешле карар Россия Табигать министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы йомгаклары буенча кабул ителде. Хәзерге вакытта ведомство тарафыннан яңа сулы-сазлыклы җирләрне (ССҖ) Россиянең 35 ССҖдән торган Рамсар исемлегенә кертү турында мәсьәлә җентекләп өйрәнелгән.

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).

“Тыюлык” волонтерлыгын үстерү буенча интернет-ресурс 2018 елда барлыкка киләчәк. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Ведомство башлыгы Сергей Донской 4нче декабрьдә Мәскәүдә иреклеләрнең Бөтенроссия форумында чыгыш ясап, болай диде: “Волонтерлык эшен системалаштыру максаты белән, 2018 ел уртасыннан без булган барлык тәкъдимнәрне берләштерә торган мәйданчык, «букингом» белән охшаш сайт-агрегатор эшләргә планлаштырабыз”.


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре баскетбол буенча «Мирас» спорт комплексында узган ярышларда катнашты. Ярымфиналга чыгу өчен, экологлар Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе командалары белән ярышты. 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International