Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә Буа лицеистлары булып кайтты. Әлеге чара кысаларында укучылар табигать сакчылары эше белән танышты. Экология министрлыгы белгечләре аларга табигать саклау чаралары турында сөйләделәр, лаборатория эшен күрсәттеләр. Атмосфера һавасының һәм суның сыйфатын тикшерүләр балаларны аеруча кызыксындырды. Экологлар укучыларга эш җиһазын һәм үзләре алар ярдәмендә пробалар алуны, су һәм һавага анализ ясауны башкара торган приборларны күрсәттеләр.
Әлеге экскурсия лицей укучыларына үзләренең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белемнәрен гамәлдә куллану мөмкинлеге бирде. Экология министрлыгы белгечләре сүзләре буенча, мондый чаралар үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга һәм экологик яктан грамоталы гражданнар тәрбияләүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте