Җаваплылыктан качып булмый. Татарстан Югары Суды, Экология министрлыгы белгечләре карарын үзгәрешсез калдырып, «Бөгелмә-Водоканал» предприятиесен гаепле дип таныды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ, табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен, 90 мең сум штраф түләячәк. Предприятиенең Дала Зәе елгасын пычратуга катнашы булу турында бәхәс буенча ахыргы карарны Татарстан Республикасы Югары Суды чыгарды. Быелның маенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Татарстан табигать саклау районара прокуратурасы белән берлектә әлеге су объектында матдәләр концентрацияләренең рөхсәт ителгән чикләрдә булуына тикшерү үткәрелгән иде. Агынты суларның пробалары предприятиенең чистарту корылмаларына керү һәм аннан чыгу урынында, шулай ук агызып ташлау ноктасыннан 500 метр өстәрәк һәм астарак алынган иде. БЧКнан агып чыга торган судан алынган пробалар анализы аммонийның – 102 тапкырга, марганецның – 18 тапкырга, фосфатларның – 16 тапкырга, үлчәнгән матдәләрнең – 7,6 тапкыр, БПК5 – 2,6 тапкырга артып китүен күрсәтте. Су объектының үзендә нитритларның, аммонийның, БПК5 һәм марганецның артык булуы ачыкланды. Әлеге факт буенча гаепле затларны экологлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.14 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыккка тартты (Су алганда, суны алып карамыйча һәм юынтык-агынты суларны су объектларына агызып чыгарганда, судан файдалану кагыйдәләрен бозу). Бирелгән бәяләмә белән предприятие килешмәде һәм Бөгелмә шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Экологлар файдасына чыгарылган карар да ҖЧҖ «Бөгелмә-Водоканал»ны канәгатьләндерми. ТР Югары Судына кассация шикаяте җибәрелә. Чыгарылган карар нигезендә, предприятие гаепле дип танылды һәм административ җаваплылыкны үтәячәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International