ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сәүдә оешмасы территориясендә төзелеш калдыклары һәм кара металл ломы, тартмалар һәм полиэтилен белән тулган стихияле чүп өемен ачыклады.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Калдыкларны аралап җыю һәм чүп-чарның «икенче тормышы» турында Казанның «Бала-Сити» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре сөйләде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясенең үзәк фәнни-тикшеренү институты җир асты байлыкларын файдалану һәм саклау өлкәсендәге тырышлыкларны берләштерәчәк.

31 августта, 10.00 сәгатьтә, Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 23/33 й. адресы буенча Мамадыш районы хакимияте бинасында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

«Койма артында алып барыла торган төзелеш аркасында үләнгә цемент агып чыга. Болар барысы да балалар мәйданчыгы янәшәсендә», - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының кайнар линиясенә Лениногорск халкыннан шундый хәбәр килде. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  урынга чыккан Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре яшел зонага җирле төзелеш оешмасы тарафыннан цемент агызылуын билгеләде.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Казанда ком урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Исегезгә төшерик, быелның май аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Тынычлык бистәсендә законсыз рәвештә карьер эшкәртүгә тап булдылар.

Җир кишәрлегеннән күлнең үзенә кадәр. Квадрокоптер ярдәмендә Актаныш районында халык өчен каршылыкка әверелгән металл койма булуы ачыкланды. Теркәлгән факт, экологлар аңлатканча, Россия Федерациясе Су кодексының 6 ст. бозу булып тора: "Һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларыннан файдалану мөмкинлегенә һәм аларны шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен түләүсез кулланырга хокуклы, әгәр әлеге Кодекста, башка федераль законнарда башкача каралмаса".

2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Әтнә районында гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән очрашу Әтнә районы Башкарма комитеты (Олы Әтнә авылы, Совет ур., 38) бинасында 15.00 сәгатьтә булачак.


24
август, 2018 ел
җомга

Табигать каршында булган түләнмәгән бурычлары өчен Үзәк төбәктә яшәүче өч кеше өчен чит илгә чыгу тыелган. Әле 2013 елда ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда яшәүче бер кешене калдыклар ташлаган өчен РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартканнар иде. 30 меңлек зыянны каплау турында белдерлгән шикаять гражданин тарафыннан канәгатьләндерелмәгән, шуңа бәйле рәвештә, Казанның Авиатөзелеш районы суды илдән читкә чыгуны чикләү турында карар чыгарды.

Татарстанда республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Президенты Премиясен алуга конкурс игълан ителде.  Премия ТР Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International