ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Азнакай шәһәренең “Солнышко” 5нче балалар бакчасында, “Экояз – 2019” кысаларында, экология дәресе булып узды. Чөнки мәктәпкә кадәрге сабыйлык еллары баланың үсешендә иң кыйммәтле чор гына түгел, бәлки әле аңа дөрес юнәлешләр бирү чоры да.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча Горький тимер юлы Казан төбәге саклау полосасының һәм аның территорияләренең санитария торышын тикшерү барышында рөхсәт ителмәгән 34 чүплек табылды.

Ык буе идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында җир законын бозу очрагын ачыклаган. Тәгаенләп әйтсәк, алар Нефтьчеләр урамында  62 кв.м мәйданда кирпеч, бетон, киселгән агач ботаклары һәм башка төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан.

Экологияне саклау, әйбергә сакчыл караш булдыру. Казанның 146 нчы мәктәбенең “Көпчәккә– икенче сулыш” проекты нәтиҗәләре турында әнә шундый сүзләр кулланырга була. Укучылар арасыннан берсе тәкъдим иткән бу акция бер көн эчендә 500 кв.м. мәйданда табигать һәм кеше өчен зыянсыз резина түшәмә әзерләү өчен кирәкле икенчел чимал җыю мөмкинлеге биргән.

Киң колачлы чистарту-җыештыру эшләре, агачлар утырту, экологик мастер-класслар, иҗади һәм спорт мәйданчыклары – үткән ял көннәрендә Шильна урманында бик тә мавыктыргыч экоквест булып узды.

Әлмәтнең 15нче балалар акчасына йөрүче нәниләр өчен экология белемнәре көне үткәрелде. Барлык төркемнәрдә тематик дәресләр: урта төркемдә – “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, өлкән сыйныфларда – “Табигать – безнең йортыбыз!” дигән экологик викторина, әзерлек төркемендә – “Без – табигать дуслары” дигән темага дәрес үткәрелде.

Зәй районының “Красная шапочка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар экология буенча ачык дәресләрдә табигать турында тәүге белемнәрен, шулай ук сынау, күзәтү буенча тәүге күнекмәләрен үзләштерә. “Экояз – 2019” кысаларында балалар учреждениесендә экология чарасы уздырылды.

Урманнарны яңарту идеясен хуплау, республикабызның урман ресурсларын тулыландыру.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 2368 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 1185е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 398  мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 70 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 526 мөрәҗәгать кабул ителгән.


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Александр Шадриков ТР Хөкүмәт йортында  санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклау хезмәтләренең барлык оешмалар белән закон бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча нинди уртак эш алып баруы турында сөйләде. 20 апрельдә Горки-Әмәт урманы территориясендә “Экояз 2019” төп экологик өмәсен үткәрү узган атнаның иң массакүләм чарасына әйләнгән. Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелгән чарада  3 000 кеше катнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International