ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 46нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына лаборатория шартларында суга анализ ясау һәм һаваның чисталыгын тикшерү турында сөйләде.

Бүген Үзбәкстан Республикасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан экологлары эше белән танышты. Чит илдән килгән коллегаларын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сәламләде.

Бүген Казанда “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән темага II Халыкара конференциясе ачылды. Россиядән, Әрмәнстан, Беларусь, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Пакыстан, Таҗикстан, Финляндия,  Франция, Эстониядән килгән биш йөз вәкил су объектларын саклау һәм савыктыру өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен IT-паркка җыелды.

Хөрмәтле полярниклар, арктик тикшеренүләр ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Полярник көне уңаеннан котлыйм!


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “JFR Co., Ltd.” (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуда республика сәнәгать предприятиеләренең ташландык суларын фосфор кушылмаларыннан чистарту буенча чит илләр тәҗрибәсеннән файдалану мәсьәләләре каралды.

Территорияләрне җыештыру ялыктыргыч, күңелсез бер эш булудан туктап, күңелле уен һәм ярышка да әйләнергә мөмкин! “Казан балалары” балалар иҗтимагый оешмасы активистлары Татарстан Республикасының “Чиста булачак!” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә чүп җыюны ничек итеп шәһәр уенына әйләндереп булуны күрсәтте.

“Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясау кысаларында “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү өчен интернет аша тавыш бирү оештырылган.

Көндәлек эш-мәшәкатьләрне читкә куеп, кулларына себерке-тырма алганнар! Үткән ял көннәрендә Казанда Урта Кабан күле яр буйлары чикләрендәге территорияләрне чистарту буенча өмә узган.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4178 мөрәҗәгать кергән. Шуның 2567се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

Яшел Үзән балалар бакчалары яраксызга чыккан 161 килограмм батарея җыйган. Эштән чыккан ток чыганакларын җыю акциясен үткәрүне, #ЭКОвесна2019 кысаларында, “Ласточка” 1нче, “Елочка” 20нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре тәкъдим иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International