ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллыда җиргә калдыклар өеп кую турында гражданнардан мөрәҗәгать кергән. Тикшерү нигезендә Транспорт проезды урамында урнашкан предприятиенең төзелеш чүбеннән чүплек ясап куюы билгеләнгән.

Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре Республика грантлар конкурсында катнашуга чакырыла.

Казанда Батареяләр җыю атнасы игълан ителде. Теләгендә булган барча кеше 16 июньгә кадәр Авиатөзелеш районының “Крылья Советов” паркындагы (В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йорты) җыю пунктына яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын тапшыра ала.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы чорында Сарман авылында зур гына бер чүплеккә тап булган.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 июленнән 20 августка кадәр “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы идарәсе остаханәсендә, Мәскәү өлкәсендәге Сенеж күле янында, “Территория смыслов” дигән Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы үткәрелә. Форумны оештыручы – Яшь гвардия ярдәмендә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.

Арча шәһәре Үзәк китапханәсендә яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын җыю буенча “Батарея тапшыр – керпене коткарып кал!” дигән экологик акция үткәрелгән.

“Татарстан акционерлык җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктатып торырга. Татарстан Республикасы арбитраж суды экологларның дәгъва гаризасын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар кабул иткән.

2019 елның 15 июленә кадәр “Үсеш – социаль юнәлешле проектлар” (“Развитие – СОПР”) бәйгесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5119  мөрәҗәгать кергән. Шуның 3008е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


7
июнь, 2019 ел
җомга

6 июнь көнне Мәскәүдә Федераль су ресурслары агентлыгында  Идел-Кама каскады сусаклагычлары эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International