Александр Шадриков Нурлат районы Киекле авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Нурлат районы Киекле авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Анда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район кураторы – Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, районның җаваплы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Җыенда җирлек башлыгы Рияз Садыйков башкарылган эшләр турында сөйләде, гражданнарның соңгы җыенында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл кылу буенча хисап тотты. Шулай ук торак пунктны төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Александр Шадриков республика программаларының һәм илкүләм проектларның төп юнәлешләре турында сөйләде. Очрашуда Киекле халкы шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар табуга иреште.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International