Казан “Оргсинтез” предприятиеләр өчен оештырылган “Климат һәм җаваплылык – 2019” Бөтенроссия бәйгесендә 3нче урынга чыккан

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендәге эшләрне иң яхшы оештыру буенча уздырылган  “Климат һәм җаваплылык – 2019” III Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр сафына кергән.

Шулай итеп, предприятие “Россия Федерациясендә елына һавага СО2-эквивалентын 150 мең тоннадан кимрәк чыгаручы оешмалар арасында парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә 3нче урынны яулаган.

Бәйгенең максаты – климат үзгәрү проблемасына игътибарны җәлеп итү, парник газларын чыгаруны киметүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм тарату, климат өлкәсендә Россия Федерациясе компанияләре һәм субъектлары казанышларын күрсәтү.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- Россия Федерациясендә елына һавага СО2-эквивалентын 150 мең тоннадан күбрәк чыгаручы оешмалар арасында парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендә иң яхшы оешма;

- Россия Федерациясендә елына һавага СО2-эквивалентын 150 мең тоннадан кимрәк чыгаручы оешмалар арасында парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендә иң яхшы оешма;

- парник газларын чыгаруны киметү өлкәсендә Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты.

Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 4 сентябрь көнне Мәскәүдә Шәһәрләрнең III климат форумында үткәреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International