Экологлар Үсәли урта мәктәбе укучылары белән очрашты

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Укучыларның экологик инициативаларын хупларга һәм билгеләп үтәргә кирәк, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре. Экологлар даими рәвештә үсеп килүче буын белән очрашулар, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәресләр, табигатьне саклау акцияләре үткәреп килә. Бу юлы идарә белгечләре Үсәли урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып, яшь буынның сәламәт һәм экологик имин киләчәкне саклаудагы роле турында сөйләде. Шулай ук балаларга бигүк якын булмаган “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга да кагылып үтелде. Экологлар, аерым алганда, уникаль су объектларын саклау турында сөйләде. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре проект кысаларында бөтен республика күләмендә “Чиста яр буе” акциясе үткәрелүен билгеләп үтте. “Чарада инде 16 меңнән артыграк кеше катнашты, күңелегезгә хуш килүче күл яки буаны саклауга сез дә өлеш кертә аласыз”, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга экологлар. Акция сентябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International