16 сентябрь көнне Калугада “Экологик агарту” дигән Халыкара экологик форум башлана

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 16-22 сентябрь көннәрендә Калуга шәһәрендә “Экологик агарту” дигән V Халыкара экологик форум үткәрелә. Чараның максаты – “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән нәтиҗәле файдалану һәм экологик белем бирү өлкәсендә бердәм сәясәт булдыру.

 Шулай итеп, дәүләт хакимияте органнары, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, вузлар һәм предприятиеләр вәкилләре “Һава”, “Су”, “Калдыклар”, “Биотөрлелек”, “Технологияләр” секцияләре эшендә катнашуга чакырыла.

Җиде көнлек программада 300дән артыграк чара планлаштырылган. Болар – “Түгәрәк өстәл”ләр, конференцияләр, экологик акцияләр, конкурслар, күргәзмәләр, мастер-класслар, экскурсияләр, шулай ук экоквестлар һәм тематик дәресләр.

Форумда катнашу өчен 2019 елның 10 сентябренә кадәр оештыручы сайтында (http://admoblkaluga.ru/sub/ecology/forum-V/) гариза тутырырга кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International